Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия тышкы эшләр министрлыгы Австрияне "радикаль расизм"да гаепләде


Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу
Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу

Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу Австрияне "радикаль расизмның башкаласы" дип атады. Министр бу сүзләрне Австрия канцлеры Кристиан Керн белдерүеннән соң әйтте.

Керн бүген Төркиядә фетнә омтылышыннан соң кеше хокуклары бозылуы аркасында илнең Европа Берлегенә тиз араларда керү мөмкин түгел дип белдергән иде. Канцлер озакламый бу турыда Европа илләре башлыклары белән сөйләшәчәге турында әйтте.

Чавушоглу Керн сүзләрен "ямьсез" дип атады. Австрия тышкы эшләр министрлыгы исә Анкарага "сүзләрне сакланучан кулланырга" һәм "өй эшләрен әйбәт эшләргә" дигән киңәш бирде.

Европа комиссиясе рәисе Жан-Клод Юнкер исә Төркиянең Европа Берлегенә кушылу сөйләшүләрен бетерү дөрес түгеллегенә басым ясап, сөйләшүләрнең дәвам итәчәге турында белдерде.

Европа Берлегенә кушылу өчен Төркиягә Европа комиссиясенең 70тән артык шартларын үтәргә кирәк. Фетнә омтылышыннан соң Төркия хакимияте үлем җәзасын кайтару турында сөйли башлады һәм илдә кеше хокуклары Европа конвенциясен вакытлыча туктату турында белдерде.

Брюссель исә Төркиядә кеше хокуклары үтәлмәгән хәлдә Европа Берлегенә керү мөмкин түгел, дигән белдерү ясады.

XS
SM
MD
LG