Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яровая кануннарына" каршы 100 меңнән артык имза җыелган


Ирина Яровая
Ирина Яровая

Экспертлар төркеме ике айда бу инициативаны кабул итү яки кире кагуны хәл итәргә тиеш.

"Русия иҗтимагый инициатива" порталында "Яровая кануннарын" кире кагуны сорап 100 меңнән артык кеше имза куйган. Мең ярым кеше киресенчә алар белән риза булмауларын белдергән

Канунны үзгәртүне федераль дәрәҗәдәге эксперт төркем карарга тиеш. Ике ай дигәндә алар бу инициативаны кабул итү яки кире кагу турында карар кабул итәчәк, дип яза "Дождь".

Канунны үзгәртүне сорап президент һәм премьерга мөрәҗәгать итүчеләр "Яровая кануннары" күп кенә интернет ширкәтләрне бөлгенлеккә төшерәчәк һәм шулай ук кеше хокукларын бозып тору була дип язган.

Бу канундагы үзгәрешләр арасында күп кеше катнашында булачак чараларны "әләкләмәгән өчен" җинаять җаваплылыгы да карала. Аннан да кала операторлар телефоннан бөтен сөйләшүләрне, хәбәр алышуларны саклап барырга тиеш.

Дини эшчәнлеккә чикләүләр кертелә. "Дин һәм намус иреге турында"гы канунга үзгәрешләр кертү турыдан-туры мөселманнарга да кагыла. Киләчәктә дини йолаларны бары тик гыйбадәтханәләрдә генә үткәрү мөмкинлеген күзаллый бу үзгәреш.

XS
SM
MD
LG