Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәрби очкычлары Ираннан һавага күтәрелеп Сүрияне бомбалый башлады


Русяинең Ту-22М хәрби очкычы
Русяинең Ту-22М хәрби очкычы

Хәрби очкычларны Иранда урнаштыру Мәскәүгә хәрби очышларны нәтиҗәлерәк һәм очсызрак башкарырга ярдәм итәргә тиеш.

Русия ракета ташучы һәм бомбалаучы ТУ-22М очкычлары Иранның Хамадан хәрби базасыннан һавага күтәрелеп Сүрия сугышчыларына һөҗүм итте. Бу турыда Русия Саклану министрлыгы хәбәр итә.

Иранга Русиянең ТУ-22М һәм Ил-76 хәрби очкычларының килүе турында кичә үк гарәп мәгълүмат агентлыгы "Almasdar News" белдергән иде. Агентлык хәбәр иткәнчә, һөҗүм очкычлары Иранда ике ил арасындагы "яңа хәрби килешү" нигезендә урнаштырылган.

Хәрби очкычларны Иранга китерү Мәскәүгә хәрби очышларны уңышлырак һәм очсызрак башкарырга ярдәм итәргә тиеш. Моңа кадәр ерак бомбалаучы очкычлар һавага Моздок хәрби базасыннан күтәрелгән иде.

XS
SM
MD
LG