Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең төньягында һөҗүмнәр вакытында дистәләгән кеше һәлак булган


Төркия гаскәрләре Сүриягә танкларда керде
Төркия гаскәрләре Сүриягә танкларда керде

Төрек кораллы көчләренең атышлары аркасында Җәб әл-Кусса авылында 20дән артык кеше һәлак булган, 50 кеше яраланган, хәбәр итә Сүриянең Кеше хокуклары торышын күзәтүче үзәк.

Сүриянең төньягындагы авылларда яшәүче халык янә һөҗүм астында калган. Алар төрек гаскәрләренең радикаль исламчыларга һәм баш күтәрүче көрдләргә каршы бәрелешләр корбанына әйләнгән.

Хокук саклаучылар хәбәр иткәнчә, Җәб әл-Кусса авылында 20дән артык кеше һәлак булган, 50 кеше яраланган.

Төркия хәрбиләре белдергәнчә, каршы якта сугышучы 25 кеше юк ителгән. NTV төрек каналы хәбәре буенча, Төркия гаскәрләре “Халык саклану көчләре”нә каршы төнге һөҗүмнәр оештырган.

Әлеге көрд оешмаларын Төркиядә “террорчы” дип саныйлар. АКШ исә аларны “радикаллар белән уңышлы көрәшүчеләр” дип бәяли.

XS
SM
MD
LG