Accessibility links

Обама һәм Путин Кытайда узучы G20 саммитында очрашып сөйләште


Барак Обама һәм Владимир Путин очрашуы
Барак Обама һәм Владимир Путин очрашуы

Русия президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, сүз Сүрия һәм Украинадагы хәлләр турында барган.

Кытайда “Зур егермелек” саммиты кысаларында АКШ һәм Русия президентлары Барак Обама һәм Владимир Путинның очрашуы узды. Русия президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, сүз Сүрия һәм Украинадагы хәлләр турында барган. Аның сүзләренчә, очрашу планлаштырганга караганда озагракка сузылган һәм уртак эш дәвам ителәчәк дип килешенгән.

Сөйләшүләрдә шулай ук АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри, Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров һәм президент ярдәмчесе Юрий Ушаков катнашкан.

Иртәнге якта Керри белән Лавров Сүрия мәсьәләсендә бер фикергә килә алмаган иде.

Сүриядә ватандашлар сугышы 2011 елдан бирле бара. АКШ һәм Русия исламчыларга каршы уртак көрәш турында килешенеп бетә алмыйлар. АКШ Русияне уртача оппозиция көчләрен авиаһөҗүмнәргә тотуда гаепли. Вашингтон әлеге көчләрнең эшчәнлеген хуплый.

Быел АКШ һәм Русия президентлары беренче тапкыр очрашты. Моңа кадәр аларның очрашуы 2015 елның ноябрендә булган иде.

XS
SM
MD
LG