Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда мәчеттә “Бердәм Русия” намзәте өчен тавыш бирү үгетләве барган


Хәйбулла районы үзәге Акъяр авылы мәчете
Хәйбулла районы үзәге Акъяр авылы мәчете

Башкортстанның Хәйбулла районы башлыгы урынбасары Минзәлә Баймурзина мәчеткә килеп “Бердәм Русия” намзәте Зариф Байгускаровка тавыш бирергә өндәгән.

Башкортстанның Хәйбулла районы башлыгы урынбасары Минзәлә Баймурзина мәчеткә килеп “Бердәм Русия” намзәте Зариф Байгускаровка тавыш бирергә өндәгән.

- Мәчеткә ул көнне халык үз-үзеңә кул салу турында вәгазь тыңларга җыелган иде. Сибай шәһәреннән университет укытучысы да килде. Ләкин бу хакта аз сөйләделәр. Минзәлә ханым Зариф Байгускаровка тавыш бирегез дип өнди башлады. Мәчетнең имам-хатыйбы Юлай хәзрәт вәгазь темасына күчергә тырышып карады, ләкин сөйләшү агитациягә генә кайтып калды, - дип сөйли мәчеткә йөрүче Рәфкать Proufu порталына.

Район түрәсе гаепләүләрне кире кага. “Аудиоязма белән дәлилләр китерегез, мин намзәтләргә тавыш бирергә өндәмәдем”, - ди Минзәлә Баймурзина.

Proufu белдергәнчә, аларда мондый аудиоязма бар. Мәчеткә йөрүчеләрнең кайберләре түрә гамәлләреннән зыян күрдек диләр һәм дини хисләрне мыскыл итү турында гариза язарга әзер икәнлеген белдерәләр.

Шул ук Хәйбулла районында күптән түгел тагын бер канунга каршы килә торган гамәл булды. Район хакмиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Лариса Мамбетова бер концертта Зариф Байгускаров өчен тавыш бирик дип чыгыш ясады.

Канун нигезендә, дәүләт эшендә хезмәт куючылар агитация алып барырга тиеш түгел. Лариса Мамбетова үзен дәүләт хезмәткәре дип санамый, “мин эшләгән бүлек хакимият каршындагы коммерцияле булмаган оешма дип атала”, - дип аклана. Район мәдәният йорты мөдире Гөлия Иштанова да хакимият фиркасенә тавыш бирергә өндәп йөри. Мәдәният йорты район казнасыннан финанслана, аның мөдире дә муниципалитет хезмәткәре булып санала, шуңа күрә агитация алып баырга хокуы юк.

​Proufu порталы, матбугат чаралары канунына таянып, әлеге ике гамәл турында язылган мәкаләсен прокуратурга рәсми мөрәҗәгать дип кабул итүне сорый.

XS
SM
MD
LG