Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гобәйдуллин: "Татарстан сайлау комиссиясенә килгән шикаятьләрнең берсе дә расланмады"


Комиссия рәисе Әкъзам Гобәйдуллин әйтүченчә, мөрәҗәгатьләрнең күбесе кануннарны белмичә, “хискә бирелеп” кенә язылган.

Сайлау кампаниясе башланганнан бирле Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясенә 20 шикаять килгән, ләкин аларда күрсәтелгән хокук бозу очракларының берсе дә расланмаган. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әкъзам Гобәйдуллин Татарстан министрлар кабинетында узган брифингта белдерде.

Гобәйдуллин әйтүенчә, мөрәҗәгатьләрнең күбесе канун нигезендә түгел, ә “хискә бирелеп” кенә язылган. Сайлаулар турындагы кауннарны күпләр белеп бетерми, ди ул. Русия Үзәк сайлау комиссиясенә 1200дән артык мөрәҗәгать килгән, аларның 48ендә чынлап та хокук бозулар танылган.

Әкъзам Гобәйдуллин сүзләренә караганда, сайлау алды үгетләве уздыру өчен мәйдан бирмәү, агитация уздырганда “пычрак технологияләр” куллану турында бер генә шикаять тә булмаган.

Күптән түгел "Яблоко" фиркасе намзәте Игорь Веселов Русия Үзәк сайлау комиссиясенә үз исемен сайлау кәгазьләрендә татарчага тәрҗемә итүне сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Шулай ук хакимият оппозициягә киртәләр тудыра дип белдерүчеләр дә булды. Әйтик, КПРФ вәкилләре Казанда җәмәгать транспортларында сайлауга үгетләү кәгазьләрен элү өчен рөхсәт ала алмауга зарланды. Ә “Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе, Русия Думасына депутатлыкка намзәт Руслан Зиннәтуллин түрәләр шәһәр үзәгендә үгетләү эшен алып барырга рөхсәт бирмәгәннәре өчен Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә, Татарстан прокуратурасына шикаять юллаган иде.

XS
SM
MD
LG