Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Твиттердан Кырым статусы турындагы твитын бетереп ташлаган


Путин һәм Медведев Кырымда
Путин һәм Медведев Кырымда

Ул анда “Кырым күпере ярымутрауны Русия белән бәйләячәк һәм Кырым тулысынча безнеке булачак”, дип язган булган.

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Твиттердагы битендә Кырым статусы турындагы твитын бетереп ташлаган. Хәбәрдә Кирич күпере фотосы һәм "Кырым күпере ярымутрауны Русия белән бәйләячәк һәм Кырым тулысынча безнеке булачак", дигән язма урнаштырылган булган.

Әлеге твит Медведев аккаунтында берничә сәгать эленеп торган һәм аптырау, ирония белдергән күп кенә комментарийлар җыйган. Твит бетереп ташлангач, бераздан яңа хәбәр барлыкка килә. Анысында "Кырым күпере ярымутрауны илнең башка өлеше белән бәйләячәк", диелгән.

Кырым Русия тарафыннан 2014 елны аннексияләнгән иде. Украина һәм халыкара җәмәгатьчелек Кырымның Русиягә кушылуын танымыйлар һәм ярымутрауны Украина җирлеге дип саныйлар.

Дмитрий Медведев һәм Русия президенты Владимир Путин 15 сентябрьдә Кырымда булды. Анда алар Русия Дәүләт шурасының утырышында катнашты.

XS
SM
MD
LG