Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда йөзләп бюллетень табылу гаепләвен хакимият кире кага


Чаллы сайлау комиссиясе рәисе Азат Фәтхетдинов
Чаллы сайлау комиссиясе рәисе Азат Фәтхетдинов

Бердәм Русия намзәте Әлфия Когогинаның бермандатлы Чаллы сайлау бүлгесендә җиңүен шәһәр журналистларына рәсми төстә бары 20 сентябрьдә генә белдерделәр.

Чаллыда сайлау нәтиҗәләрен журналитстларга хакимият бинасында узган матбугат очрашуында территориаль сайлау комиссиясе рәисе Азат Фәтхетдинов җиткерде.

Дәүләт Думасына сайлауда 29нчы бүлгегә Чаллы каласы, Әгерҗе, Актаныш, Менделеев, Минзәлә һәм Тукай район-шәһәрләре керде.

Шушы бүлгедә 316 меңнән артык тавыш җыеп (76%) хакимият фиркасе вәкиле Әлфия Когогинаның җиңеп чыгуы игълан ителде. КПРФ вәкиле - 3,7%, Гадел Русиянеке - 3,2%, ЛДПР намзәте 2,9% тавыш алган. Ә “Коммунисты России” фиркасенең Чаллы җитәкчесе Татьяна Гурьева 9 проценттан артык тавыш җыган. ПАРНАС вәкиле Рузил Мингалимовка 7240 сайлаучы (1,7%) ышаныч белдерә.

Азат Фәтхетдинов төбәктәге сайлау нәтиҗәләрен кабат тикшерүгә китерердәй ялгышлар, бозулар булмады, булган шикаятьләр, дәгъвалар шундук төзәтелде дип белдерде.

Азатлык Чаллының 2147нче сайлау бүлгесендә бюллетень тартмасы тишегенең зурайтылуы, шушы бүлек урнашкан мәктәптә йөзләп сайлау бюллетене табылуы хакында сорау бирде.

Чаллыда тишеге зурайтылган тартма
Чаллыда тишеге зурайтылган тартма

“Тишеге зурайтылган тартма шундук мөһерләнеп, яңасына алыштырылды. Ә менә йөзләп бюллетеньгә килгәндә, анысы дөрес түгел. Интернетта теләсә нәрсә яза алалар. Ләкин безгә фактлар, дәлилләр кирәк. Шулар булганда гына чаралар күреләчәк”, дип белдерде Фәтхетдинов.

Чаллыда унбер мең сайлучы үз өйләрендә тавыш биргән.

XS
SM
MD
LG