Русиянең соңгы елларда көнбатыш илләреннән изоляциясе өчен борчылучы халык саны 2015 елдагы 36%тан 29%ка калган, дип хәбәр итә “Интерфакс” Левада үзәгенә таянып.
Һәр дүртенче русиялене (25%) халыкара изоляция “бөтенләй борчымый”, ә 37% бу нисбәттән “әллә ни кайгырмый”.
Халыкның 3%ы “бернинди дә изоляция юк, вакыйгалар кризиска кадәр булган халәткә кайта”, дип белдергән.
Респондентларның яртысы тирәсе (48%) Русия белән Көнбатыш арасындагы Кырым һәм Украина аркасында килеп чыккан килешмәүчәнлек акрынлап юкка чыгачак һәм мөнәсәбәтләр элекке хәленә кайтачак, дигән.
Русияләрнең 27%ы Русия белән көнбатыш арасындагы киеренкелек артачак, “салкын сугыш”ның яңа төре башланачак, дип уйлый. 25%ы җавап бирергә авырсына.
Русигә АКШ һәм башка көнбатыш илләре белән мөнәсәбәтләрен яхшыртырга кирәкме дигән сорауга, 62%ы “әйе”, дигән, 24%ы - “юк” дип җавап биргән, 14%ы әйтергә авырсынган.
Сораштыру 9-12 сентябрьдә 48 төбәкнең 137 авыл-шәһәрләрендә яшәүче 1600 кеше арасында уздырылган.