Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кобзон Кырымны федераль казна өчен "күтәрә алмастай йөк" дип атады


Иосиф Кобзон Донецкида
Иосиф Кобзон Донецкида

Байкал арты төбәге журналистлары белән очрашуда җырчы Кырымга акча бүлү аркасында сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният өлкәсе зыян күрә диде.

Дәүләт Думасы депутаты Иосиф Кобзон Кырымны федераль казна өчен "күтәрә алмастай йөк" дип атады.

Байкал арты крае журналистлары белән очрашуда җырчы Кырымга акча бүлү аркасында сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният өлкәсе зыян күрүе турында белдерде.

Шул ук вакытта Кырымны ул “борынгы урыс җирләре” дип атады.

2014 елның мартында Кобзон Русия президентына теләктәшлек белдереп Кырым турында мөрәҗәгатькә кул куйган иде. Соңрак Донецки һәм Луһанскига килеп анда Мәскәү яклы сепаратистларга теләктәшлек белдереп йөрде. Украина җитәкчелеге җырчы-депутатка илгә керүне тыйды.

18 сентябрьдә Думага "Бердәм Русия" фиркасе аша яңадан сайланган Кобзон шулай ук Европа Берлегенең дә “кара исемлеге”ндә.

XS
SM
MD
LG