Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең Хәлеб шәһәрендә тагын дистәләрчә һава һөҗүме булды


Хәлебтәге һава һөҗүменнән соң
Хәлебтәге һава һөҗүменнән соң

Сүриянең кеше хокуклары торышын күзәтү үзәге хәбәр итүенчә, узган дүшәмбедән бирле Халебтә 237 кеше, шул исәптән 38 бала һәлак булган.

Сүриянең өлешчә оппозиция кулындагы Хәлеб шәһәрендә 26 сентябрьгә каршы төндә дистәләрчә һава һөҗүме оештырылган.

Бу хакта Британиядә урнашкан Сүриянең кеше хокуклары торышын күзәтү үзәге хәбәр итә. Сүрия һәм аңа теләктәшлек белдерүче илләрнең гаскәрләре узган пәнҗешәмбе башланган һөҗүмнәрен дәвам итә, ди күзәтү үзәге.

Reuters язуынча, һава һөҗүме фосфор бомбалары, тәлгәшле бомбалар, напалм кебек төрле корал ярдәмендә башкарылган.

Сүриянең кеше хокуклары торышын күзәтү үзәге хәбәр итүенчә, узган дүшәмбедән бирле Халебтә 237 кеше, шул исәптән 38 бала һәлак булган.

Хәлебтәге һөҗүмнәрдә Русия хәрби һава көчләре дә катнаша, ләкин кайсы һөҗүмне Русия очкычы, кайсысын Сүрия һава көчләре башкарганы турында төгәл мәгълүмат юк.

30 сентябрьдә Русиянең Сүриядә хәрби чаралар башлавына бер ел тула.

XS
SM
MD
LG