Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илештә "Ауаз" башкорт фестивале узачак


Фестивальнең билгесе
Фестивальнең билгесе

Илеш районында 5 октябрьдә узачак "Ауаз" башкорт фестивалендә Башкортстанның төньяк-көнбатыш район-шәһәрләреннән иҗат төркемнәре катнашуы көтелә.

Башкортстанның татарлар күпләп яшәүче Илеш районында башкортларның милли мәдәниятенә һәм хәзерге заман сәнгатенә багышланган “Ауаз” республика фестивале узачак. Республика мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, чарада башкорт җыр-бию ансамбльләре, фольклор төркемнәр, декоратив-кулланма сәнгать белән шөгыльләнүчеләрнең катнашуы көтелә.

Жюри әгъзалары башкару осталыгыннан тыш башкорт халкының милли киемнәрен дөрес итеп тергезүгә игътибар бирәчәк. Һәр төбәктә башкортлар төрлечә киенгән, кием тегүнең үз серләре булган, фестивальдә төньяк-көнбатыш башкортларының киенү үзенчәлекләре каралачак диләр оештыручылар.

5 октябрьгә планлаштырылган чараны мәдәният министрлыгы һәм Илеш районы хакимияте уздыра.

Башкортстанның төньяк-көнбатыш төбәгендә башкорт фольклорын пропагандалауны алга сөргән “Ауаз” фестивале Илештә 2014 елдан бирле уза. Бирегә башлыча татарлар яши торган төньяк-көнбатыш район-шәһәрләреннән вәкилләр килә.

Гадәттә жюрида филология фәннәре докторы, башкорт фольклорын өйрәнүче, профессор Әхмәт Сөләймәнов рәислек итә. Быел кем буласы әле әйтелми.

2014 елда башкорт тарихчылары, этнографлары катнашлыгында фәнни-гамәли конференция дә узды. Ул Йылан ыруы тарихын өйрәнүгә багышланды. Документаль чыганакларда аның турында беренче мәртәбә искә алуга 350 ел тулган иде.

XS
SM
MD
LG