Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Кытайның өч төбәгенә чартер очышлар ачу турында сөйләшүләр алып бара


Беренче рейс белән килгән Кытай туристлары
Беренче рейс белән килгән Кытай туристлары

Кытайның Өремче шәһәреннән Казанга килүче 15 чартер рейс 51%ка тулган. Кытайга Татарстаннан тулы булмаган ике ай эчендә бер мең кеше килгән.

Хәзер Татарстан Кытайның тагын өч төбәге белән сөйләшүләр алып бара ди Татарстанның дәүләт туризм комитеты рәисе Сергей Иванов.

Иванов сүзләренчә, 4 августтан Кытайның Синҗан-Уйгыр төбәге белән Казан арасында 15 чартер очыш булган. Соңгысы - 29 сентябрьдә. Рейслар 51%ка тулган. “Бу башлангыч чор өчен бик югары күрсәткеч,” ди Иванов.

Хәзер Казан Кытайның Сычуань, Хэнань, Хэйлунцзян төбәкләренә дә чартер очышлар ачу турында сөйләшүләр алып бара. Мәсьәләне чишү җиңел түгел, очкычлар тулмаган очракта, җаваплылыкны үз өстенә алырдай авиаширкәт табарга кирәк ди туризм комитеты рәисе.

Иванов сүзләренчә, туры очышлар башланганнан соң Кытайдан Татарстанга бер меңләп кеше килгән. Киләсе елда әлеге санны ким дигәндә ике тапкырга арттырырга җыеналар. Моның өчен Кытайда Татарстанның туристик урыннарын, корылмаларын популярлаштыру эшләре бара.

Синҗан-Уйгыр төбәге башкаласы Өремчедән беренче чартер рейс белән килгән туристларны Казанда хөкүмәт дәрәҗәсендә зур кунаклар буларак каршы алдылар.

Яңа рейсны Казан һава аланы партнеры "Тәнҗин һава юллары" ширкәте ("Tianjin Airlines") башлап җибәрде.

2015 елның җәендә Русиядә Ленин урыннары буйлап "Кызыл маршрут" эшли башлады. Ул күбрәк Кытай туристлары өчен эшләнгән. Әлеге проектка Казан да кергән.

XS
SM
MD
LG