Accessibility links

Кайнар хәбәр

Агыйдел аша ачылган яңа күпер Казан-Уфа сәфәрен тизләтә


Агыйделдә ачылган яңа күпер Казан-Уфа сәфәрен тизләтә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:06 0:00

Уфаның көнбатышында Агидел аша ачылган яңа күпер башкаладан көнбатыш районнарга, Татарстанга машинада бару вакытын киметәчәк.

3 ел эчендә төзелгән күпернең озынлыгы 830, машинала йөри торган өлешенең киңлеге 14 метр. Төзүчеләр аңа 100 еллык гарантия бирә.

Моңарчы Кушнаренко, Чакмагыш, Туймазы, Дәүләкән, Илеш һәм башка көнбатыш районнарга баручылар иске тар күпер алдында чакрымнарга сузылган тыгыннарда утыра иде. Шулай ук Казан, Самара якларыннан килүче машиналарга да хәзер юллар бушый.

Бу атнада Башкортстан туризм комитеты Татарстан һәм Русия тимер юллары белән бу хакта килешү имзалаган килешү нигезендә тимер юл аша Казан белән Уфа арасында поезд бәйләнеше булдыру нияте дә мәгълүм булды. Ике республика башкалалары арасында әлегә көненә 20ләп автобус йөри.

XS
SM
MD
LG