Accessibility links

Кайнар хәбәр

ПАСЕ: Донбасста сайлаулар уздыру өчен шартлар юк


Европа Шурасының Парламент ассамблеясе
Европа Шурасының Парламент ассамблеясе

Европа Шурасының Парламент ассамблеясе (ПАСЕ) вәкиле Марилуиза Бек сүзләренчә, иминилек гарантияләре булдырыр өчен Киев Донбасста Русия белән уртак чикләрне үз контроленә алырга тиеш.

Русия яклы сепаратистлар кулында булган Донбасста Мински килешүләре белән каралган сайлаулар уздыру өчен иминлек шартлары юк. Бу хакта Европа Шурасының Парламент ассамблеясе хисабында белдерелә.

Хисап ассамблея вәкилләре Украинаның көньяк-көнчыгышына барып кайткач әзерләнгән. Хисап авторы Марилуиза Бек сүзләренчә, иминилек гарантияләре булдырыр өчен Киев бу төбәктә Русия белән уртак чикләрне үз контроленә алырга тиеш.

Хисапта Донецки һәм Луһански "халык республикалары" Мәскәү ярдәмендә оештырылган диелә.

Донбасста җирле сайлаулар оештыру – Мински килешүләре нигезендә низагны чишүнең бер этабы булырга тиеш иде. Ләкин бу сайлаулар Украина кануннары нигезендә узарга тиеш.

XS
SM
MD
LG