Accessibility links

Кайнар хәбәр

ПАСЕ Русиянең Кырымтатар мәҗлесен тыю карарын хөкем итте


Европа шурасының парламент ассамблеясы утырышы

Европа шурасының парламент ассамблеясы (ПАСЕ) кабул иткән ике резолюциядә Русия мәхкәмәсенең Кырымтатар мәҗлесен тыю карары һәм Кырымда узган Дума сайлавы хөкем ителә.

Украина ягы тәкъдим иткән резолюцияләрдә Украинаның бербөтенлеге кайтарылганчыга кадәр Русиягә каршы кертелгән санкцияләрне дәвам итү телгә алына. Резолюциянең исемендә "Украинадагы конфликт" "Украинадагы Русия агрессиясе" дип үзгәртелгән. Документка шулай ук Русияне ассамблеяга кайтырга чакырудан ваз кичәргә, андагы сәяси тоткыннарны азат итүне таләп итәргә дигән сүзләр дә кертелгән.

Украина Югары Радасы рәисе урынбасары Ирина Геращенко үз чыгышында Мәҗлес рәисе урынбасары Илми Умеровны телгә алып, “Кырымтатар халкы лидерларын, аерым алганда Илми Умеровны кулга алалар, аларга каршы Сталин чорындагы медицина эзәрлекләү ысулларын кулланалар”, диде.

ПАСЕның бу кискен карары Кырымда куәт хезмәтләрнең соңгы активлыгына реакция”, диде Умеров.

Ассамблея утырышында кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев та чыгыш ясады.

“Бүген Кырым аннексиясенең 952нче көне. Русия Кырымны азат итәргә җыенмый, ул анда хәрби ныгытмаларны төзеп аны хәрби базага әйләндерә. Кырымда бәйсез матбугат чараларына, Украинага яхшы мөгәммәләдә булган кешеләргә репрессияләр, кешеләрне урлаулар, үтерүләр дәвам итә. Кырымга халыкара мониторинг төркемнәрен кертмиләр.

Кырымтатарларны Кырымнан китәргә мәҗбүр итү өчен шартлар тудыралар, Русиядән исә яңа кешеләр китерәләр. Бу Женева конвенциясенең оккупацияләнгән территорияләрнең статусы буенча 49нчы маддәсен бозу булып тора. Бүгенге Кырымда иреклек дәрәҗәсе Сталин чорының иң начар елларыннан да начар. Хәзер анда кешеләр тиктомалга югала.” диде ул.

Җәмилев ассамблея кабул иткән резолюцияләрне телгә алып, “мин бу резолюцияләрне Русиянең санга да сукмаячагына һич тә шикләнмим. Ләкин бу резолюцияләрне кабул итәргә кирәк. Без үзебезне сивил ил белән эш алып барабыз кебек тотарга тиешбез, ә алар тагын бер тапкыр кем булганнарын күрсәтсен”, диде ул.

XS
SM
MD
LG