Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта Хәтер көненә спам-чакырулар таратыла


Хәтер көне алдыннан Вконтакте челтәрендә кулланучыларга матәм митингында катнашу чакырулары килә башлады. Спам-хатларда чараның урыны һәм вакыты хәбәр ителә.

Чакырулар рус милләтле хатын-кыз исемле бот-аккаунтлардан килә. Аларның сәхифәләре буш, дуслары һәм мәгълүматлары юк. Аккаунтта бары тик игътибарны җәлеп итүче бер фото гына урын ала. Күпчелек сәхифәләрдә соңгы тапкыр сайтта активлык вакыты 8 сентябрь дип билгеләнгән.

"1552 елны Казанны яклап вафат булган бабаларыбызны искә алып, рухларына дога кылырга чакырам," диелә ботлар җибәргән хатларда. Хатка шулай ук борынгы Казан сурәте беркетелгән.

Азатлык хәбәрчесе чакыруга җавап язып карады, ләкин җавап бирүче булмады.

XS
SM
MD
LG