Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа шәһәре мэры итеп инде өченче тапкыр Ирек Ялалов сайланды


Ирек Ялалов
Ирек Ялалов

Ирек Ялаловны шәһәр депутатлары бертавыштан сайлап куйды. Уфа шәһәре хакимият башлыгы вазифасына дүрт намзәт дәгъвә иткән иде.

Ирек Ялаловтан тыш алар арасында узган чакырылыш Шәһәр Шурасы депутаты Николай Герасимов, Башкортстанның адвокатлар коллегиясе адвокаты Ринат Әхмәдуллин, Уфа электр челтәрләре оешмасы җитәкчесе Илдар Чанышев бар иде. 19 октябрьдә өч намзәт бәйгедән узды. Әхмәдуллин гаризасын кире алды.

Ялалов 1961 елгы, Уфада туган. Уфа нефть техник университетын һәм хокук институтларын тәмамлаган. Хокук фәннәре кандидаты. Беренче тапкыр 2012 елда әлеге вазифага сайланганчы ул торак-коммуналь хуҗалык министры булып эшләде.

Ялалов мэр булып эшләү дәверендә аның гамәлләре белән канәгать булмаган халык саны арта барды. Быел 23 апрель Уфада узган "Без имин шәһәр өчен" дигән урам җыенында шәһәр башлыгы һәм аның урынбасарын вазифасыннан алу таләбе дә яңгырады.

Күптән түгел Ялалов Уфада чиркәүләр төзергә акча кызганмаска чакырып та мөселман җәмәгатьчелеген аптыратты.

Әйтергә кирәк, әлеге вакытта Уфада берничә чиркәү төзелеп ята инде. Чиркәүләрнең гомуми саны исә Башкортстан башкаласында 12. Мәчетләр исә 5 кенә.

XS
SM
MD
LG