Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: качаклар арсында корбаннар саны быел иң күбе булачак


Эритрея качакларына Испания коткаручылары ярдәм итә
Эритрея качакларына Испания коткаручылары ярдәм итә

2016 ел Европа берлегенә барып җитәргә тырышучы качаклар арасында корбаннар саны быел иң күпләрдән булыр дип көтелә. Бу хакта БМОның качаклар эшләре идарәсе вәкиле Уильям Спиндлер белдерә.

Быел Урта диңгезне кичәргә омтылган вакытта 3740 кеше һәлак булган. Бу 2015 ел белән чагыштырганда 30 кешегә генә кимрәк. Әле ел бетәргә тагын 2 айдан артык вакыт бар. Шул сәбәпле БМОның качаклар эшләре идарәсе вәкиле Уильям Спиндлер башка еллар белән чагыштырганда 2016 ел Европа берлегенә барып җитәргә тырышучы качаклар арасында корбаннар саны быел иң күпләрдән булыр дип көтелә, дип белдерде.

Качаклар агымы күпкә кыскаруга карамастан, корбаннар саны кимеми. Былтыр Европага диңгез юлы белән килергә тырышкан миллионнан артык кеше теркәлгән булган. Быел исә әле бу сан 330 мең тирәсе тәшкил итә.

Лүбнән белән Италия диңгез арасы мигрантлар өчен иң куркынычлардан булган. БМО вәкиле сүзләренчә, диңгез кичүе оештыручы контрабандистлар начар көймәләрдә бер үк вакытта меңәрләгән кешеләрне җибәрәләр, шуңа күрә гадәттән тыш килеп чыккан очракта корбаннар күп була.

Качаклар өчен куркынычсыз булып саналган Төркия – Греция арасы Евросоюз һәм Төркия килешүе нәтиҗәсендә ябылган иде.

БМО белгечләре качаклар өчен бәрелешләр булган урыннардан качуның уңайлы юлларын ачарга чакыра.

XS
SM
MD
LG