Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия финанслар министры фәкыйрьлек пособиесе кертергә тәкъдим итә


Татьяна Нестеренко
Татьяна Нестеренко

Күп илләрдә фәкыйрьлек өчен пособие бар. Русиягә дә кертергә кирәк дисәләр дә, 2017-2019 елгы бюджетта әлегә моңа чыгымнар каралмаган.

Русия финанслар министры фәкыйрьлек өчен пособие кертүне тәкъдим итә. Бу хакта "Российская газетага" финанслар министры урынбасары Татьяна Нестеренко белдергән.

Күп илләрдә ярлыларны яклаучы програмнар бар, тиешле керем ала алмаган гаиләләргә акчалата ярдәм итү каралган, ди ул.

Нестеренко сүзләренчә, фәкыйрьләргә өстәмә акча түләүне кертү өчен “мохтаҗлык” дәрәҗәсен һәм гаиләнең керемнәрен һәм милкен бәяләү тәртибен канун белән билгеләргә кирәк.

Шул ук вакытта 2017-2019 елгы бюджетта әлеге пособиене кертү каралмаганын да белдерә министр урынбасары.

Росстат мәгълүматларына караганда, Русиядә керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган 23 миллион кеше теркәлгән. Аларның саны былтыр дүртенче чирек белән чагыштырганда, җиде миллионга арткан.

Татарстанда хәерчелек чигендә 297 мең кеше яши дип белдерелә. Аларның кереме минималь хезмәт хакыннан (8252 сум) түбәнрәк. Профсоюзлар федерациясе испәләвенчә, Татарстанда ярлылар саны бер ел эчендә 8,3 процентка арткан.

XS
SM
MD
LG