Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Диярбакыр шәһәрендә шартлауда сигез кеше һәлак булды, 100дән артыгы яраланды


Диярбакыр шәһәрендә шартлау булган урында
Диярбакыр шәһәрендә шартлау булган урында

Җирле хакимиятләр интихарчы бомба куелган машинаны полиция бинасы янында шартлаткан дип фаразлый.

Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Диярбакыр шәһәрендә иртән шартлау нәтиҗәсендә сигез кеше һәлак булды, 100дән артыгы яраланды. Диярбакыр Сүрия чигеннән ерак түгел, анда күпчелеге көрдләр яши.

Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым сүзләренчә, һәлак булучылар арасында әлеге шартлауны оештырган дип шикләнелгән Көрдестан эшчеләр фиркасе әгъзасы да бар. Җирле хакимиятләр бомба куелган машинаны интихарчы полиция бинасы янында шартлаткан дип фаразлый.

Бер көн элек, җомгага каршы төндә Төркия хакимиятләре көрдләр тарафлы Халыклар демократиясе фиркасенең 11 депутатын сак астына алды. Төркия мәгълүмат чаралары белдерүенчә, оппозициядәге сәясәтчеләр терроризмны пропагандалау эшен тикшерү нигезендә тоткарланган.

XS
SM
MD
LG