Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп җиңә, Флоридада нәтиҗәләр көтелә


Дональд Трамп уңышын ныгыта.

Флорида, Оһайо һәм Мичиган штатларында нәтиҗәләр игълан ителергә тиеш. Ул штатларда ике намзәт арасында аерма шактый кечкенә. Трамп Техаста җиңеп бара, шулай ук, Оһайо һәм тагын берничә көньяк һәм үзәк штатта да ул алда. Монтана белән Вайоминг та Трампка тавыш биргән. Аның көндәше Һиллари Клинтон Нью-Йорк белән Иллинойста алга чыккан, шулай ук, ул илнең төньяк-көнчыгышында җиңеп бара.

Җиңәр өчен намзәткә сайлаучылар коллегиясендә 270 тавыш җыярга кирәк. Намзәтләрнең сайлау штаблары Пенсильвания, Төньяк Каролина, Вирҗиния нәтиҗәләрен көтә. Аналитиклар Флориданы игътибар белән күзәтә. Анда испан теллеләр күпләп тавыш биргән, ә алар, мөгаен, Клинтон яклы.

XS
SM
MD
LG