Үз йорты янында 37 яшьлек Мусалаевны битлек кигән билгесез кеше атып үтергән.
Җиде ай элек Германиянең Баден-Вюртембергта башка бер спортчы, шулай ук дөнья кикбосинг чемпионы атып үтерелгән булган. Хәзер полиция ике үтерү арасында бәйләнеш булу-булмавын да ачыкларга тырыша.
Казакъстанда туган Мусалаев Татарстанның "Prince Team" кикбоксинг такымын җитәкләде, 2010-2013 елларда Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиле киңәшчесе дә булды. 2013 елдан ул Германиядә яшәде.
Шул ук вакытта аның үлеменнән соң кайбер мәгълүмат чаралары Муса Мусалаевның Михаил Григорьев һәм Мусало Катимович исемнәре белән дә аталганлыгы, җинаятьчеләр белән бәйләнешләре турында да язып чыкты.