Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италия премьеры референдумнан соң вазифадан китүен игълан итте


Маттео Ренци
Маттео Ренци

Италия премьер-министры Маттео Ренци референдумда җиңелүдән соң үзенең вазифадан китүе турында игълан итте. Соңгы мәгълүматларга караганда, конституциягә үзгәрешләр кертү турындагы референдумда итальяннарның 60 проценты "юк" дип җавап биргән.

Маттео Ренци җиңелү өчен бөтен җаваплылыкны үз өстенә алды һәм реформага каршы тавыш бирергә чакырган көндәшләрен кризистан чыгуның үз юлларын эзләргә чакырды. "Барыбызга да уңышлар", диде премьер кыска чыгышында.

Эшеннән китү турында ул Италия президентына дүшәмбе мөрәҗәгать итәчәк.

Референдумда җиңелү һәм Италия хөкүмәтенең китүе евроның долларга карата 2015 елгы иң түбән дәрәҗәсенә кадәр төшүенә китерде, дип яза Reuters.

Конституция реформасы хөкүмәтне көчәйтү һәм аңа өстәмә вәкаләтләр бирүне күз уңында тота иде. Аны Маттео Ренци такымы тәкъдим итте. Үзгәрешләр илдә икътисади реформа уздыру өчен кирәк диелә иде.

Италиядә чираттан тыш парламент сайлаулары билгеләнәчәк.

XS
SM
MD
LG