Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан-Арена янында дендропарк һәм оранжерея төзеләчәк


Казан-Арена янындагы яр буен төзекләндерү планы
Казан-Арена янындагы яр буен төзекләндерү планы

Казан-Аренага килүче машиналарны куяр өчен бер якта әрәмәлекне кисәләр, ә икенче урында, киресенчә, парк ясыйлар. Экологлар фикеренчә, паркны әрәмәлектә ясасалар яхшырак булыр иде.

Казан-Арена стадионы янында дендропарк һәм Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрдән оранжерея төзергә җыеналар.

"Казан-Арена янында табигать җитми. 2013 елда без инвестицияләр җәлеп итү белән шөгыльләндек, ә соңгы елда инвестицияләрне нәкъ менә стадион тирәсендә төзекләндерү эшләренә җәлеп иттек. Уникаль әйбер ясау, әлеге мәйданны шәһәр кешеләре өчен ачу бурычы торды", диде журналистларга 9 декабрьдә стадион җитәкчесе Радик Миңнәхмәтов.

Яшел зона булдыру эшен Конфедерация беренчелеге футбол уеннары башлануга, ягъни 2017 елның 17 июненә тәмамламакчылар.

Концепциягә ярашлы Казан-Арена тирәсендә өч мәйдан булачак: спорт һәм актив ял итү урыны, art-корылмалар урнаштырылган гаилә белән ял итү мәйданы һәм күңел ачу паркы. Капиталь төзелешләр каралмаган, торак йортлар һәм офислар да булмаячак. Төзекләндереләсе мәйдан 29 һектар, ә яр буеның озынлыгы 2 чакрым тирәсе тәшкил итәчәк.

Дендропарк һәм оранжерея ясау турындагы вәгъдәләр Казансу янындагы әрәмәлекне кисүгә карш ы инде бер ай дәвамында баручы көрәш җирлегендә яңгырады.

Билгеле булганча, Конфедерация беренчелегенә һәм Футбол дөнья чемпионатына машина кую урыны төзер өчен Казансу ярында әрәмәлек киселде. Бәйсез экологлар мәгълүматына караганда, әлеге урында экопарк төзергә мөмкин булыр иде, нәкъ менә биредә Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм җәнлекләр бар диелә.

XS
SM
MD
LG