Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Шәймиевкә багышланган китап тәкъдим ителде


Миңтимер Шәймиевка багышланган китап
Миңтимер Шәймиевка багышланган китап

Бүген Казан Кирмәнендә Татарстанның элекке президенты, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә багышланган китап тәкъдим ителде. Әлеге китап күптән түгел Мәскәүдә дә тәкъдим ителгән иде.

Китапны тәкъдим итү чарасында Миңтимер Шәймиев Борис Ельцин шәхесенә мөнәсәбәтен белдерде. "Ельцинны гадиләштерергә ярамый. Ул илнең иң зур заводында җитәкче булып эшләде. Кем ул вакытта фирка билетын өстәлгә куеп, "болай яшәргә ярамый" дип әйтә алыр иде?" диде ул Никита Михалковның Екатеринбурдагы Ельцин үзәген тәнкыйтьләү турындагы сорауга. Борис Ельцинның шәхесе шулкадәр зур масштаблы, аны аңлап бетермәүләре дә бар, диде дәүләт киңәшчесе.

Миңтимер Шәймиевка багышланган китап - "Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә" сериясеннән. Китапның авторлары – Игорь Цыбульский һәм Нурсөя Шәйдуллина. Китап 8 мең тираж белән чыккан. "Беренче данәсен тормыш иптәшем Сәкинәгә бүләк иттем", диде Шәймиев.

Күптән түгел әлеге китап Мәскәүдә тәкъдим ителгән иде.

Миңтимер Шәймиевтән мемуарлар язарга телисезме дип кызыксындылар. Ул бу хакта уйламыйм диде. "Халыкның тарихы белән һәм рухилык эзләү белән шөгыльләнәргә кирәк. Бу хәйриячелек белән үзем дә үзгәрәм. Ул безне зирәгрәк итә", ди Татарстанның беренче президенты.

Шәймиев шулай ук үзенең оныгының оныгы туу белән дә уртаклашты.

Моңа кадәр "Күренекле кешеләр тормышы" сериясендә Татарстаннан Ибраһим Нуруллинның Тукай турындагы китабы дөнья күргән булган..

XS
SM
MD
LG