Иркутскида "Боярышник" дип аталган, косметикада кулланыла торган хәмерлн сыекча эчеп үлүчеләр саны, соңгы мәгълүматларга караганда, 60ка җиткән. Бу хакта төбәктнең сәламәтлек саклау министры сүзчесе Татьяна Шкурская хәбәр итә. Хастаханәдә тагын 40 кеше ята.
Агулану эше нигезендә 11 кеше тоткарланган. Сүз сыекчаны ваклап сатуга чыгарган эшмәкәрләр турында бара. Тоткарланган берничә кешегә гаепләү белдерелгән. Эшне тикшерү Русия Тикшерү комитетының үзәк аппаратына тапшырылган.
Чәршәмбегә каршы төндә Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Иркутскида ашыгыч утырыш уздырган дип яза РИА "Новости".
17 декабрьдән Иркутскида ванналар өчен метил спиртыннан ясалган “Боярышник” сыекчасы эчкән бик күп кеше хастаханәләргә китерелә башлады.
Дүшәмбе шәһәрдә гадәттән тыш вазгыять игълан ителде, сишәмбедән ул бөтен өлкәгә кертелде. Эчәргә яраксыз хәмерле сыекчалар сату вакытлыча тыелды.
Русиянең кулланучылар күзәтү хезмәте мәгълүматларына караганда, илдә 2016 елның тугыз ае эчендә 36 мең кеше ялган хәмерле эчемлек белән агуланган, аларның тугыз меңнән артыгы үлгән.