Accessibility links

Кайнар хәбәр

2016 йомгаклары: фән, галәм һәм технологияләр


Проксима b планетасы
Проксима b планетасы

Ел буе Азатлыкның "Фән-фәсмәтән" шәлкеме укучыларыбызны фән-технология дөньясы яңалыклары белән таныштырып торды. Йомгак ясарга вакыт. Фән дөньясында булган иң мөһим һәм кызыклы вакыйгаларны барлыйбыз.

2016 елда галәмне өйрәнүгә бәйле күп кызыклы вакыйгалар булды. Мөгаен, иң зуры – Кояш системында тугызынчы планетның табылуы. Ел башында ук Калифорния институты астрономнары Майк Браун һәм Константин Батыгин Х планетны ачу турында игълан иттеләр. Галимнәр әлегә ул планетны күрә алмаган, алар гравитация тәэсирен өйрәнеп, ул планетның барлыгын фаразлый. Ләкин ике ел эчендә галимнәр төгәл дәлилләр китерергә вәгъдә итә. Бер ел инде узды диярлек.

Галәмне өйрәнүдә елның тагын бер ачышы – Проксима Центавра b планетын ачу. Ул – яшәеш өчен мөмкин булган иң якын планета дип фаразлана. Моңа кадәр ачылган Җиргә охшаш планетлар иксез-чиксез ерак иде, аларга барып җитү якын киләчәктә мөмкин түгел санала. Русия миллиардеры Юрий Мильнер АКШ галиме Стивен Хокинг белән инде бу яңа ачылган планетка сәфәр оештырырга җыена.

Шулай ук бу елда АКШның галәмне өйрәнү идарәсе NASA Церера планетын якыннан күрсәтте, Европа Берлеге белән Русия Марска беренче уртак корабларын җибәрде. Әмма аларның бу Schiaparelli модуле Марска уңышлы гына утыра алмады, казага юлыкты. Шулай ук Русия, авыр икътисади кризиска карамастан, Айда үзенең базасын төзү ниятен белдерде, кешене Айга җибәрү 2025-2030 елларга планлаштырылган.

Һәм, әлбәттә ки, быел Илон Маск зур уңышка ирешә алды. Аның SpaceX ширкәте җитештергән Falcon ракетларының беренче баскычы диңгездәге платформнарга берничә тапкыр уңышлы гына төшеп утырды. Бу казаныш ракетларны йөзләрчә тапкыр куллану мөмкинлеге бирәяәк һәм галәмгә очу бәясен бик нык киметәчәк.

Табигый фәннәр

Быел халыкара LIGO үзәге галимнәре гравитацион дулкыннар эзләрен табулары турында рәсми төстә игълан итте. Аларның барлыгын бер гасыр элек Альберт Эйнштейн фараз иткән булган. Бу ачыш фәннең яңа тармагына, гравитацион дулкынлы астрономиягә юл ача. Ачыш галәмнең күп кенә серләрен чишүдә ярдәм итәчәк дип көтелә.

Химия өлкәсенә килгәндә, АКШ, Русия һәм Япония галимнәре ачкан дүрт яңа авыр химик элемент быел периодик җәдвәлгә өстәлде. Шулай итеп, җәдвәлнең җиденче юлы тулды. Аңарчы җәдвәлгә соңгы үзгәреләр соңгы тапкыр 2011 елда кертелгән иде.

Кытай галимәнәре исә ноябрь аенда CRISPR-Cas9 технологиясен кулланып, беренче тапкыр кеше организмына модификацияләнгән генны кертә алды. Яман шеш белән авырган кешедән алынган PD-1 ген коды ярдәмендә кеше яман шештән тулысынча дәвалана алыр, дип көтелә.

Быел ГМОның кешегә зыян итмәвен раслаучы күләмле тикшеренүләр узды. Әлегә, галимнәр фикеренчә, ГМО кешегә зыянлы түгел. Быел хәтта 107 Нобель бүләге иясе җәмәгатьчелеккә ачык хат язды. Анда алар фән ГМОның зыянлы булмавын исбатлый ала дип белдерде.

Экология һәм киләчәк

2016 ел, чын мәгънәсендә, чиста энергия елы булды. Чернобыль казасына 30 ел тулганда, Мәскәү Татарстанда АЭС төзүгә яңадан әйләнеп кайтканда, дөньяда альтернатив энергия вариантлары күпләп табылды. Мәсәлән, япон инженеры тайфуннар һәм давылар көчен энергиягә әйләндерә алучы җил генераторы уйлап тапты. Инле Кытайда да көзгеле кояш фермалары төзиләр. Җил энергиясе халыкара шурасы исә 2030 елга дөньяда кулланылган барлык энергиянең 20%-ын җил энергиясе тәшкил итәчәк дип белдерде.

Быел пилотсыз машиналарга аеруча зур игътибар булды. Дөньяның иң зур ширкәтләре бу технологияне үзләштерә, Азатлык үз күзәтүләрендә моның турында күп язды. Мәсәлән, быел Япониядә Robot Taxi исемле пилотсыз такси прототибы тәкъдим ителде. Татарстан да читтә калмый кебек: Иннополиста Cognitive Technologies ширкәте тарихта беренче булган йөртүчесез трактор сынауларын үткәрде. Беренче сынау тракторы Татарстан кырларында эшләячәк.

Шулай итеп, 2016 ел фән вакыйгаларына бай булды. Фән һәм технология яңалыклары безнең шәлкемдә хәзер инде даими чыгып килә. 2017 елда да без фән дөньясындагы иң мөһим һәм кызыклы вакыйгаларны күз уңаеннан ычкындырмабыз.

XS
SM
MD
LG