Accessibility links

Япония премьер-министры Перл-Рарбор мемориалына килде


Синдзо Абэ һәм Барак Обама
Синдзо Абэ һәм Барак Обама

Сишәмбе Япония премьер-министры Синдзо Абэ Йавай утрауларындагы 1941 елда Перл Йарбордагы АКШ хәрби базасында Япония авиациясе һөҗүмендә һәлак булган америка хәрбиләре мемориалына килде.

Ул бирегә Япониядән килүче беренче рәсми вәкил булды.

"Аризона" линкоры юк ителгән урынга килеп, Япония премьеры һәм АКШ президенты Барак Обама ике илнең татулашуы билгесе буларак, суга чәчәк таҗлары ташлады. Алар шулай ук дөньяда барган милләтчелек һәм аерымлану кәефләренең арта баруы аркасында кешелек Икенче дөнья сугышы нәтиҗәләрен онытырга мөмкин, дип борчу белдерде.

"Америка һәм Япония беректәшлеге ике илнең татулыгына нигезләнә. Ә татулык толерантлык рухы тантанансы аркасында мөмкин булды", диде Абэ.

Җиде ай элек Барак Обама Япониянең америка атом бомбасына тотылган Хиросима шәһәренә баручы беренче АКШ президенты булды. Абэ да, Обама да Икенче дөнья сугышы вакытында Тын океанда башлануга һәм тәмамлануга сәбәп булган хәрби операцияләр өчен гафу үтенмәде.

XS
SM
MD
LG