Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта Варвара Караулованы яклаучы петиция 5 меңләп имза җыйды


Варвара Караулова
Варвара Караулова

Террорчылыкка булышуда гаепләнеп 4 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм ителгән Варвара Караулованың хөкем карарын алыштыруны таләп итеп интернетта петициягә имза җыю бара.

"Варвара Карауловага карата коточкыч рәхимсез хөкемне гамәлдән чыгарыгыз" дип аталган петиция дүрт көн эчендә 5 меңгә якын кеше имзасын җыйды. Узган атнада дүрт ярым ел колониягә хөкем ителгән Караулова эшен яңадан карауны сораучы петиция Русия Югары мәхкәмәсенә тапшырылачак.

"Элеккеге студент Варвара Карауловага 22 декабьрдә рәхимсезлеге белән шаккатырган хөкем карары чыкты. Кызны гамәлләре өчен түгел, фикерләре өчен төрмәгә җибәрәләр. "Ул болай эшләргә мөмкин иде, моны эшли алган" дип әллә ниләр фаразларга була. Ләкин кыз берни дә кылмаган. Аның бөтен гамәле – ахмак смслар һәм социаль челтәрләрдә ул чыгарган тагын да ахмаграк шәхси интернет язмалары. Кызны террорчылык оешмасына тартканнар. Ул – корбан, диелә петициядә. – Шул исәптән, илдә җинаятьчел төркемнәргә тартылучы яшьләр белән эшләмәүләре, психолог ярдәме күрсәтелмәве, алдан эш алып барылмавы фактының корбаны да", дип өстәгән авторлар.

"Башка дин атрибутларын тагу, кию, башка динне кабул итү – җинаять тугел. Хөкем гадел булырга тиеш, ә без монда аның кансыз, садистларча булуын күрәбез. Хөкем ниндидер шикләнүләргә генә нигезләнеп яисә "эшлибез" дип хисап бирү өчен генә чыгарылып, кешенең язмышын җимереп атарга тиеш түгел. Хөкем кешенең әлегә кылынмаган гамәлләре өчен чыгарылырга да тиеш түгел. Хөкем кире кагып булмаслык дәлилләрдән башка чыгарылырга тиеш түгел. Хөкем "шулай булган булса, болай булса" дип фаразларга корылган булмаска тиеш. Хөкем системы коткарырга һәм ярдәм итәргә тиеш, ә без монда аның кеше тормышын астын-өскә китереп ташлавын күрәбез. Канунга каршы әле берни дә эшләмәгән кешеләрнең язмышын. Варварага гомерен яңадан чиста юлдан башларга мөмкинлек бирегез, ул бит мәхкәмә утырышында да шуны сорады. Дәүләтнең "кечкенә кеше"гә карата рәхимсезлеге бу дәүләткә бер дә дан өстәми", дип яза петициянең Санкт-Петербургта яшәүче авторы.

Петициягә Казанның билгеле журналисты, хәйрия эшләрендә актив катнашучы Сөмбел Вәлиди дә кул куйган. "Мин ул баланы корбан, дип саныйм. Наданлыгы аркасында, янында тиешле юнәлеш бирүче, тиешле тәрбия бирүче кешеләр булмау сәбәпле кирәкмәс адымга бирелгән корбан итеп саныйм мин аны, мескен итеп. Шуңа күрә кул куйдым. Ләкин бу күп кенә башка яшьләргә, Варвара яшендәге яшьләр өчен бик зур сабак – шаяртып та, уйнап та, шаяртмыйча да андый темаларга социаль челтәрләрдә, телефоннарда аралашмассынар, дигән, бер гыйбрәт бу", - дип белдереде Сөмбел Азатлыкка.

Мәхкәмә Мәскәү дәүләт университетының элекке студенты Варвара Караулованы "Ислам дәүләте" сугышчы төркеменә кушылырга омтылганы өчен дүрт ярым елга гомум колониядә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.

XS
SM
MD
LG