Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сенатында Русиягә каршы яңа чикләүләр турында канун өлгесе әзерләнгән


Сенатор Бен Кардин
Сенатор Бен Кардин

Кремльгә каршы яңа санкцияләр турындагы канун өлгесен бу атнада тәкъдим итәргә мөмкиннәр.

Республикан һәм демократик фиркасе вәкилләреннән торган сенаторлар төркеме Кремльгә каршы яңа чикләүләр кертү турында канун өлгесе әзерләде, дип белдерә демократик фирка вәкиле, сенатор Бен Кардин. Аның сүзләренчә, документ инде бу атнада ук тәкъдим ителергә мөмкин дип хәбәр итә CNN.

Санкцияләр Мәскәүнең көнчыгыш Европадагы гамәлләре, шул исәптән Кырым аннексиясенә һәм Сүриядә Бәшәр Асад режимына теләктәшлек белдерүгә җавап итеп кертелә, ди Бен Кардин.

АКШның киләсе президенты бу канун өлгесенә ярашлы санкцияләр кертергә мәҗбүр булачакмы-юкмы икәне әлегә билгеле түгел.

Узган пәнҗешәмбе АКШ хакмимиятләре илгә булган хакер һөҗүмнәре аркасында Русиянең аерым ватандашларына һәм оешмаларына яңа чикләүләр кертте.

Чикләү чаралары Русиянең федераль иминлек хезмәтенә һәм хәрби көчләренең баш идарәсенә дә кагылды. Моның белән беррәттән Вашингтонда һәм Сан-Францискода эшләүче 35 дипломат нон-грата шәхесләр дип игълан ителде һәм илдән чыгарылды.

АКШның сайланган президенты Дональд Трамп һәм аның даирәсе Кремльнең Кушма Штатларда киберһөҗүмнәргә катнашына шик белдерә.

XS
SM
MD
LG