Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 22:32

Анкоридж шәһәреннән килгән элекке хәрби, 26 яшьлек Эстебан Сантьяго кулга алынган.

АКШта Флориданың Форт-Лодердейл курорт шәһәре һава аланында булган һөҗүмдә биш кеше үтерелгән, сигез кеше яраланган.

Анкоридж шәһәреннән килгән элекке хәрби багажын алгач, аннан корал чыгарып ата башлаган. Ул ядрәләре беткәнче аткан.

Ут ачкан 26 яшьлек Эстебан Сантьяго кулга алынган. Аның ни өчен атуы әлегә билгеле түгел. Ул АКШ хәрбиләре белән Гыйракта хезмәт иткән. Хәрбиләргә куелган таләпләрне үтәмәгәнгә узган ел эштән җибәрелгән. Сантьягоның ир туган сүзләренчә, күптән түгел ул психиатриядә дәваланган.

Һава ширкәтләре теркәлгән шәхси коралны багажда алып килергә рөхсәт итә.

Форт-Лодердейл – Флориданың көньяк ярындагы курорт шәһәр. Ул Майами һәм Уэст-Палм-Бич арасына урнашкан. Анда 170 меңләп кеше яши. Ел саен миллионлаган турист ял итә.

XS
SM
MD
LG