Accessibility links

Кайнар хәбәр

Елена Мизулина Гадел Русия фиркасеннән чыга


Елена Мизулина
Елена Мизулина

Федерация Шурасы әгъзасы Елена Мизулина Гадел Русия фиркасеннән чыгуын белдерә. Бу турыда гаризаны ул фирканең Омски өлкәсендәге бүлегенә җибәргән.

Сенатор Елена Мизулина Гадел Русия фиркасеннән чыгуы турында үзенең Твиттерында язган. Мизулинаның матбугат хезмәте дә әлеге карарны раслый. Тиешле гариза Гадел Русия фиркасенең Омски бүлегенә дүшәмбе җибәрелгән диелә. Фиркадән чыгу сәбәпләре аңлатылмый.

Федерация Шурасына күчкәнче Дәүләт Думасында эшләү дәверендә Мизулина җәмгыятьтә шау-шу куптарган берничә канун өлгесе әзерләде. Ул – балаларны мәгълүматтан саклау, сайтларның "кара исемлеген" булдыру кануннары авторы. Моннан тыш, Мизулина әниләре ташларга җыенган яңа туган бәбиләрне алу өчен тартмалар куюны тыю турында канун өлгесе кертте, Русиядә абортларны тыюны хуплап чыгыш ясады һәм "гей-пропаганда"ны чикләргә чакырды.

Мизулина Гадел Русия фиркасенә 2007 елда кергән иде. 2015 елда Омски өлкәсе башлыгы Виктор Назаров аны Федерация Шурасына тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG