Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин: "Хакимияткә ярарга тырышып түгел, халыкка кызыклы итеп языгыз"


Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар

Татарстан Дәүләт Шурасында "Ватаным Татарстан" һәм "Республика Татарстан" газетлары эшчәнлегенә багышланган утырышта тиражларны арттырырга, мәкаләләрне хакимияткә ярар өчен түгел, халык өчен кызыклы итеп язарга кушылды.

27 гыйнварда Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә узган президиум утырышында республиканың дәүләт газетлары булган "Ватаным Татарстан" һәм "Республика Татарстан" басмалары эшчәнлегенә бәя бирелде. Мөхәммәтшин газетларның тиражы кимүгә борчылу белдерде. "Абүнәчеләрне югалтабыз, яки хакимият ярдәме белән көчкә-көчкә генә саклап калабыз. Болай булырга тиеш түгел. Нинди хакимият инде ул?" диде парламент рәисе.

"Бүлмәләрегездә генә утырмагыз, укучылар белән аралашыгыз, "мәкаләләрегезне безгә ярарга тырышып түгел, укучылар өчен кызыклы итеп языгыз", – дип киңәш биреп, – "Укучыларыгыз артса, кануннарга ярашлы эшләсәгез, безгә шул җитә", дип өстәде Мөхәммәтшин.

Моннан тыш ул "Ватаным Татарстан"да эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттырырга кирәклеген әйтте. Редакция хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 20 мең сум булуы телгә алынды.

Көндәлек чыгарылышларның тиражы кимүен "Ватаным Татарстан" мөхәррире Миңназыйм Сәфәров почтаның басмаларны вакытында таратмаулары белән дә аңлатты. "Татарстан почтасы" вәкиле Светлана Гришина исә моны кире какты.

"Республика Татарстан" газеты мөхәррире Александр Латышев тираж кимү туктады диде. Ләкин Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров "бу нәтиҗәгә бары тик хакимият ярдәме аркасында гына ирешелгәнен танырга кирәк", дип җаваплады. "Сездән инициатива юк дәрәҗәсәендә, урыннардаа сатуга игътибар итәргә кирәк", диде Сәфәров.

Ике басма да дәүләт субсидияләре белән эшләп килә. Татарстанның матбугат һәм киңкүләм коммуникацияләр идарәсе җитәкчесе Айрат Зарипов сүзләренчә, 2016 елда әлеге басмаларга дәүләттән 41 млн 709 мең сум акча бүленгән. Шуның 21 млн 660 мең сум өлеше "Ватаным Татарстан"га бирелә.

"Ватаным Татарстан"га бюджет ярдәменнән тыш 6 млн 332 мең сум, "Республика Татарстан"га 26 млн 339 мең сум табыш кергән.

2017 елда бу ике газетка 43 млн 315 мең сум акча бүленгән. Шуның 22 млн 534 меңе "Ватаным Татарстан" өчен каралган.

XS
SM
MD
LG