Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канадада мәчеткә һөҗүм нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган


Квебек мәчете янында полиция
Квебек мәчете янында полиция

Канаданың Квебек мәчетендә кичке намаз вакытында атыш нәтиҗәсендә ким дигәндә алты кеше һәлак булган.

Ислам мәдәните үзәге буларак та хезмәт иткән мәчеттә атыш вакытында 40лап кеше булган, дип яза Reuters. Һөҗүм итүчеләр өчәү булган. Radio Canada яраланучыларның күп булуы турында хәбәр итә.

Полиция ике кешене тоткарлавы турында белдерә. Җирле Le Soleil басмасы мәгълүматларына караганда, шикләнелүчеләрнең берсендә Калашников автоматы булган.

Соңрак Квебек полициясе Твиттерда мәчет тирәсен үз контроле астына алуы һәм бинадан кешеләрне чыгарулары турында хәбәр итте.

Канада премьер-министры Джастин Трюдо һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты һәм вакыйганы "мөселманнарга каршы теракт" дип атады.

XS
SM
MD
LG