Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 04:17

Украина президенты Петр Порошенко илнең НАТОга керүе турында референдум үтәчәк дип белдерде. "Президент буларак, мин халык фикеренә мөрәҗәгать итәчәкмен", ди Порошенко.

Украинаның НАТОга керү мәсьәләсе референдумга чыгарылачак. Бу хакта президент Петр Порошенко "Berliner Morgenpost" газетына интервьюда хәбәр итте. Порошенко сүзләренә караганда, 4 ел элек украиннарның бары 16 проценты гына НАТОга керү яклы булса, хәзер бу күрсәткеч 54 процент тәшкил итә. "Президент буларак, мин халык фикеренә мөрәҗәгать итәчәкмен. Әгәр украиннар "әйе" дип әйтсә, альянска керүнең бөтен юлларын эзләячәкмен", ди Порошенко

Порошенко инде берничә тапкыр Украинаның НАТОга керүе стратегик максат дип белдереп килде.

Шул ук вакытта "The Wall Street Journal", үз чыганакларына таянып, НАТО вәкилләре Европада ракетага каршы саклану чаралары урнаштыру мәсьәләсенә багышланган сөйләшүләрне кичектергән дип яза. Сөйләшүләр Русияне провокацияләмәс өчен кичектерелә диелә.

Басма фикеренчә, Украина белән сөйләшүләрне Мәскәү дөрес аңланмаска мөмкин. Башка белгечләр АКШның яңа президенты Дональд Трамп НАТОның Мәскәү белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итүе өчен тырышачак дип фаразлый.

Кремль НАТОның киңәүюенә күп тапкырлар ризасызлык белдерде. НАТО корылмалары илнең иминлегенә яный икән, алар ракета һөҗүменә дучар булачак дип кисәткән иде.элегрәк Русия.

XS
SM
MD
LG