6 февраль Европа парламенты Донбасс өлкәсе Авдеевкадагы вазгыять кискенләшүне тикшерергә җыена. Бу хакта Европа Берлегендә Украина хөкүмәте миссиясенең Фейсбуктагы битендә әйтелә.
"Европарламент карары нигезендә, 6 февраль иминлек һәм саклану комитеты бүлегендә Украина премьер-министрының Европа һәм Евроатлантикага интеграция мәсьәләләрендә урынбасары Иванна Климпуш-Цинцадзе катнашында Авдеевкадагы вазгыять кискенләшү тикшереләчәк", дип белдерелә.
Соңгы арада Донбасстагы вазгыять катлауланды. Аерым алганда 29 гыйнвардан Авдеевка тирәсендә сугыш бара. Яклар бу сугышны башлауда бер-берсен гаепләде. Хәрбиләр һәм тыныч халык арасында да һәлак булучылар бар.