Хокук яклаучылар берничә дистә элекке сакчылардан, хөкемдарлардан, адвокатлардан һәм тоткыннардан сорау алган. 2011 елдан 2015 елга кадәр төрмәдә 17 меңнән артык кеше җәзалап үтерелгән. Мәхкәмәсез 13 меңнән артык кеше үтерелгән диелә хисапта. Кешеләрне төркемләп, кайчагында 50шәрләп үтергәннәр. Тоткыннар төнлә, яшерен шартларда үтерелгән. Мәетләрне уртак каберләргә күмгәннәр, туганнарына тоткыннарның язмышы турында берни хәбәр итмәгәннәр.
Хисапта язылуынча, үлем җәзасы карары чыгаруга нигез булып еш кына азаплаулар белән алынган күрсәтмәләр торган.
Моннан тыш даими азаплаулар, көчләүләр, кыйнаулар, коточкыч яшәү шартлары турында да хәбәр ителә.
Amnesty International "Сайедная" төрмәсендәге хәлләр турында моңа кадәр дә сөйләгән иде, ләкин Сүрия президенты Бәшәр Асад гаепләүләрне кире какты.