Accessibility links

пәнҗешәмбе, 29 июнь 2017, Казан вакыты 13:59

Мордовия татар аксакаллары шурасы Волков һәм Закировның очрашуын сорый


Мордовия татар аксакаллары шурасы әгъзалары

Мордовия татар аксакаллары шурасы Азюрка авылы мәктәбендә яулык бәйләп йөрүне тыю белән бәйле кискен вазгыятьне хәл итүне сорап Мордовия башлыгы Владимир Волков һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменә ачык хат юллады. Мөрәҗәгатькә 12 кеше кул куйган.

Хатта әйтелгәнчә, аксакалларны яулык мәсьәләсе аркасында Мордовия җитәкчелеге белән Татар конгрессы арасындагы мөнәсәбәтләрнең начараюы борчый. Аралар бозылуын ике якның матбугат чараларында дөнья күргән мөрәҗәгатьләре раслап тора, диелгән хатта.

"Ринат Закиров берничә тапкыр Мордовия җитәкчесе белән очрашты, шул исәптән элеккеге башлык Николай Меркушкин белән дә ул яхшы мөнәсәбәттә торды. Меркушкин конгресс җитәкчесен 60 яше белән дә котлаган иде", дип искә алар авторлар.

Волковка мөрәҗәгать итеп, аксакаллар аның Меркушкин эшен дәвам итүче икәнен искәртәләр һәм элекке җитәкче урнаштырып калдырган элемтәләрнең саклануына өмет белдерәләр. "Бу мөнәсәбәтләр бер үк максатка – тынычлыкны ныгытып, республикада яшәүче халыкларның татулыгын саклау, шул юл белән бөтен Русиядә берлек һәм бердәмлекне саклау", дип билгеләп үтелә мөрәҗәгатьтә.

"Азюркада килеп туган хәлләр авыл халкы белән республиканың башкарма хакимияте арасындагы мөнәсәбәтләрне катлауландырды. Моңа охшаш хәл 2005-2006 елда Пенза өлкәсендә булган иде, анда мәсьәлә тагын да катлаулырак булды. Ул вакытта Татарстан хөкүмәтенә дә вазгыяткә катнашырга туры килде, Татарстан Пенза өлкәсе җитәкчелегенә "милләтара һәм диннәрара татулыкка янаган куркынычны" туктатуны сорап мөрәҗәгать итте", дип искә алына аксакаллар хатында.

Хат авторлары Волков белән Закировның кичекмәстән очрашып сөйләшүен, килешүен тели. "Сездән кала бу авыр мәсьәләне беркем дә чишә алмас", ди өлкәннәр. Алар шулай ук бөтен Русия халкына мөрәҗәгать итеп "Туктагыз!", ди.

"Туктагыз, югыйсә соң булуы бар. Бу әле сезнең кулдан килә. Җимерү механизмы бер эшләп китсә, бик теләсәгез дә туктата алмассыз. Телисезме-теләмисезне, милләтара һәм динара ызгыш-талаш кузгатып җибәрелгән инде", диелгән документта.

Мордовия татар аксакаллары шурасы республикада яшәүче татар халкының борчулы һәм дустанә тавышы ишетелми калмас, ул Мордовия ватандашларының тыныч һәм уңайлы, эшлекле тормышын булдырырга хезмәт итәр дигән өмет белдергән.

XS
SM
MD
LG