Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Иннополисы һәм АКИБАНКы федераль хосусыйлаштыру планына кергән


Иннополис
Иннополис

Русия хөкүмәте тарафыннан расланган 2017-2019 елларга федераль хосусыйлаштыру планына Татарстан ширкәтләре дә кергән.

Федераль милек хосусыйлаштыру планында Татарстаннан "КЗСК-Силикон", "Прибор", "Эталон" җитештерү ширкәтләре, Иннополис, АКИБАНК бар.

Хосусыйлаштру планын раслау карарын Русия премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган. Ул бүген хөкүмәт сайтында дөнья күрде.

Әлеге планда икътисадның төрле тармакларында алдынгы урыннар биләп торган ширкәтләрдә дәүләт өлешен киметү күзаллана.

Планга ярашлы 477 ширкәтнең федераль милек булган хиссәләрен, 298 федераль дәүләт унитар оешмасын, җаваплылыгы чикләнгән 10 җәмгыятьнең дәүләт өлешен һәм бер меңнән артык башка дәүләт милкен хосусыйлаштыру каралган.

Нәтиҗәдә шушы вакыт эчендә Русия казнасына ел саен 5,6 млрд сум кереп торыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG