Accessibility links

якшәмбе, 25 июнь 2017, Казан вакыты 15:18

Карелия башлыгы Александр Худилайнен вазифасыннан китүен белдерде


Александр Худилайнен

Карелияне 2012 елдан бирле җитәкләгән Александр Худилайнен вазифасыннан алуны сорап Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән.

Карелия башлыгы Александр Худилайнен чәршәмбе үз вазифасыннан китүен белдерде. Аның бу белдерүе Карелиянең рәсми интернет порталында дөнья күрде.

Худилайнен шулай ук 2017 елның сентябрендә булачак башлык сайлавында катнашмаячагын да яза.

Ул Карелияне 2012 елдан бирле җитәкли. Аның вәкаләтләре май аенда тәмамланырга тиеш иде. Җирле матбугат чаралары Худилайнен урынына Русия мәхкәмә приставлары хезмәте башлыгы Артур Парфенчиков килергә мөмкин дип яза.

Февраль башыннан вакытыннан алда вазифаларыннан китүчеләр арасында Худилайнен бишенчесе булды.

Моңа кадәр Пермь өлкәсе губернаторы Виктор Басаргин, Бурятия башлыгы Вячеслав Наговицын, Новгород өлкәсе губернаторы Сергей Митин һәм Рязань өлкәсе губеранторы Олег Ковалев та үз вәкаләтләреннән баш тартты.

Элегрәк "Ведомости" газеты якын араларда җиде "проблемлы төбәк"нең башлыклары вазифаларыннан китәргә мөмкин дип язды. Аларның бишесе инде китте.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG