Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы Украинада күзәтүчеләр санын арттыра


Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасында рәислек итүче Австрия тышкы эшләр министры Себастьян Курц
Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасында рәислек итүче Австрия тышкы эшләр министры Себастьян Курц

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы Украинада күзәтүчеләр санын арттырырга җыена. Оешма төбәктә низагның кискенләшүенә юл куярга ярамый дип белдерә һәм ике якны да Мински килешүләрен үтәргә чакыра.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасында (ЕИХО) Украинада махсус күзәтчелек миссиясендә күзәтүчеләр санын арттырырга карар итте. Бу хакта оешмада рәислек итүче Австрия тышкы эшләр министры Себастьян Курц БМОның Иминлек шурасы утырышында белдерде дип хәбәр итә БМО сайты.

ЕИХО үз миссиясенең техник нигезен ныгытырга һәм бәрелеш сызыгында патурль сәгатьләрен арттырырга планлаштыра. Украинадагы хәлләр - оешма өчен төп мәсьәләләрнең берсе булып тора, ди Курц. Аның фикеренчә, илдәге кризисның берничә ягы бар: Кырым аннексиясе, "Донбасска корал кертү, Русиянең роле, Мински килешүләрен үтәү һәм көч куллану күренешләре".

ЕИХО рәисе әйтүенчә, ул гыйнвар аенда Украинага эш сәфәре вакытында илдә авыр хәл саклануына инанган.

"Җирле халыкның, бигрәк тә бәрелеш сызыгында яшәүчеләрнең көнкүреш шартларын яхшыртырга кирәк. Бу уңайдан ярдәмгә мохтаҗ кешеләр янына һуманитар оешмаларның бернинди чикләүләрсез үтеп керүен тәэмин итү мөһим", ди Курц.

Гыйнвар ахырында Украина көнчыгышында хәлләр кискенләште. Украина контролендә булган Авдеевка шәһәре янында бәрелешләр башланды. Нәтиҗәдә ике якта да югалтулар булды. Украина белән Русия низаг кискенләшүдә бер-берсен гаепләде.

Украинаның тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, 2014 елның 20 февраленнән бирле Донбасста 10 меңгә якын кеше һәлак булган, 23 меңгә якын кеше яраланган.

XS
SM
MD
LG