Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә интихарчылар һөҗүмендә дистәләрчә кеше һәлак булган


Сүриянең төньяк-көнбатышындагы Әл-Баб шәһәрендәге җимерекләр. 24 февраль 2017
Сүриянең төньяк-көнбатышындагы Әл-Баб шәһәрендәге җимерекләр. 24 февраль 2017

Һомс шәһәрендә иминлек хезмәте урнашкан бина янында интихарчылар һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булучылар арасында хәрби җитәкчелек әгъзалары да булган дип белдерелә.

Сүриянең көнбатышындагы Һомс шәһәрендә иминлек хезмәте урнашкан бина янында интихарчылар һөҗүме нәтиҗәсендә кырыктан артык кеше һәлак булган. Бу хакта Сүрия кеше хокукларын күзәтү оешмасы хәбәр итә. Һомс вилаяте хакимияте һөҗүмне раслап, егермедән артык кешенең һәлак булуын белдерә.

Сүрия кеше хокукларын күзәтү оешмасы җитәкчесе AFP агентлыгына алты интихарчы һөҗүм иткән дип белдергән. Сүрия дәүләт телевидениесе дә әллеге хәбәрне раслый. Һәлак булучылар арасында хәрби җитәкчелек әгъзалары да бар диелә. Хокук яклаучылар шартлаулардан соң кораллы бәрелешләр булуын, шәһәр үзәгенең камап алынуын хәбәр итә.

Һөҗүм өчен җаваплылыкны "Ән-Нусра фронты" террор оешмасы үз өстенә алган дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG