Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе 2016 елда русияләрнең 650дән артык дәгъвасын караган


Русия Югары мәхкәмәсе рәисе Вячеслав Лебедев
Русия Югары мәхкәмәсе рәисе Вячеслав Лебедев

"Әгәр 2015 елда Европа мәхкәмәсе Русия ватандашлары мөрәҗәгате белән 160 эш караса, 2016 елда 653 эш карады. Бу дүрт тапкырга диярлек күбрәк", диде Русия Югары мәхкәмәсе рәисе Вячеслав Лебедев сишәмбе хөкемдарларның Мәскәүдә узган Бөтенрусия киңәшмәсендә.

Страсбург мәхкәмәсе чыгарган карарларның 25 проценты хөкем эшләренең нигезле вакытта башкару кагыйдәләре бозылуына, ягъни артык озакка сузылуына бәйле, тагын 56 эш гадел хөкем тикшерүендә хокуклар бозылуга кагыла.

Соңгы алты ел эчендә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итүче русияләр саны бик нык кимегән. "2010 елда Русия халкыннан 14,3 меңнән артык мөрәҗәгать булса, 2016 елда 5,6 мең булган", ди Югары мәхкәмә рәисе.

Моннан тыш, бүгенге киңәшмәдә Лебедев Җинаять кодексының урам җыеннары уздыру кагыйдәләрен күп тапкырлар бозу турындагы маддәдән баш тарту яклы булуын белдерде. Ләкин бу "минем шәхси фикер, мәхкәмәдә әлеге мәсьәләне карамадык", диде Вячеслав Лебедев.

XS
SM
MD
LG