Accessibility links

Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театрына мөдир билгеләнде


Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театры
Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театры

Башкорт театры мөдире итеп моңа кадәр озак еллар театрның сәнгать җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Иршат Фәйзуллин билгеләнде.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында мөдир вазифасы барлыкка килде. Әлеге вазифага моңа кадәр озак еллар театрның сәнгать җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Иршат Фәйзуллин билгеләнде, дип хәбәр иттеләр театрның матбугат хезмәтендә. Иршат Фәйзуллин административ-хуҗалык эшләрен алып барачак.

Театр белән гомум идарә итү элеккечә сәнгать җитәкчесе Олег Ханов тарафыннан башкарыла, диелә.

XS
SM
MD
LG