Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Донецки һәм Луһански белән транспорт бәйләнешен туктатты


Украинаның Дәүләт иминлеге шурасы Донбасс төбәгенең Русия тарафлы сепаратистлар контролендәге өлеше белән транспорт бәйләнешен туктатты.

Мондый тәкъдим белән Украина президенты Петр Порошенко чыкты. Әлеге карар "оккупантлар урланган украин ширкәтләре корылмаларын Украина юрисдикциясенә кайтарганчыга кадәр гамәлдә булачак", диде Порошенко Дәүләт иминлеге шурасы утырышында. Украина президенты әйтүенчә, әлеге чикләү украин һәм халыкара һуманитр йөкләргә тәэсир итмәячәк.

1 мартта Донбассның үзбилгеләнгән "республикалары" Украина юрисдикциясендә булган шахта һәм җитештерү корылмаларында "тышкы идарә" кертте. Ике көннән соң сепаратистлар Киевка икътисади блокада игълан иттеләр. Алар җитештерүне Русия базарына юнәлтәчәкбез дип вәгъдә биргән иде.

XS
SM
MD
LG