Һөҗүм Бәшәр Асад режимына каршы күтәрелеш башлануның алты еллыгы көнендә булды.
Сүрия дәүләт матбугат чаралары хәбәр итүенчә, интихарчы Димәшкнең тарихи үзәгендә мәхкәмә бинасына кергән. Бу вакытта анда кеше күп җыелган. Иминлек көчләре шартлау булган урынны чолгап алган.
Узган атнада гыйбадәт кылырга килгән шыгыйлар җыелган зиратта интихарчы бомба шартлаткан иде. 70тән артык кеше һәлак булды.
Сүриядә ватандашлар сугышы 2011 елның мартыннан бирле бара. Хөкүмәт көчләре кораллы оппозиция төркемнәре белән сугыша. "Ислам дәүләте" исемле сугышчан төркем исә аларның икесенә дә каршы сугыша. АКШ җитәкчелегендә берничә дистә ил коалициясе "Ислам дәүләте" төркеменә каршы хәрби чаралар уздыра.