Accessibility links

шимбә, 24 июнь 2017, Казан вакыты 11:35

Казанда Навальный тарафдарларына Медведевны вазифасыннан алуны таләп иткән митингка рөхсәт бирелмәгән


Казан башкарма комитеты Алексей Навальныйның Казандагы сайлау штабы башлыгы Эльвира Дмитриевага Русия премьер-министры Дмитрий Медведевның вазифасыннан китүен таләп итеп митинг уздыруга рөхсәт бирмәгән.

Дмитриева Казан башкарма комитетына 26 мартта митинг уздыру турындагы гаризаны 14 мартта тапшырган булган. Ул Мулланур Вахитов һәйкәле, Камал театры янындагы мәйданнарның берсен яки Крылья Советов паркын килештерүне сораган.

17 мартта Казан башкарма комитеты җитәкчесе Евгений Варакинның рәсми җавабында белдерелгәнчә, "алдан планлаштырылган чаралар уздырылу сәбәпле, әлеге чараны үткәрү мөмкин түгел". Башка төрле вариантларны башкарма комитеты тәкъдим итмәгән.

Эльвира Дмитриева "Idel.Реалии"га хәбәр итүенчә, Казан җитәкчелеге чараны килештерүдән баш тарткан. "Шалтыраттылар да, өч урында да митинг уздыру мөмкин түгел, диделәр һәм телефонны куйдылар", диде Дмитриева.

Март башында Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды Русия премьеры Дмитрий Медведевның кыйммәтле милке турында тикшерү нәтиҗәләрен чыгарды. Навальный Медведевны хәйрия фондларына нигезләнгән "күп дәрәҗәле ришвәтчелек схемасы" төзүдә гаепли. Оппозиция активисты бу уңайдан үз тарафдарларын бөтен Русиядә 26 мартта, Медведевның вазифасыннан китүен таләп итеп каршылык чаралары уздырырга чакыра.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG