Accessibility links

шимбә, 23 сентябрь 2017, Казан вакыты 10:36

Дөньяда 2007 елдан бирле оештырылып килгән "Җир сәгате" чарасы Казан Кирмәнендә анык итеп күренде. Кирмәндәге барлык биналар да 20.30-21.30 арасында электр утларын сүндереп торды.

Татарстан президенты сарае, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещен чиркәве, Кирмән эчендәге юлларны яктыртучы юллар тугызынчы яртыда бер сәгатькә караңгылыкка чумды.

"Җир сәгате" чарасына Казан Кирмәне белән беррәттән, Казан мэриясе, Экология министрлыгы, Татарстан парламенты, хөкүмәте һәм башка оешмалар да кушылды.

Әлеге оешма биналарында электр утлары бер сәгать сүндереп торылганнан соң биналар нәкъ 21 сәгать 30 минутта кабаттан электр утларын кабызды.

Җир сәгате чарасы беренче мәртәбә 2007 елда Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) һәм The Sydney Morning Herald газеты тарафыннан уздырыла башлады.

Фонд, март аеның соңгы шимбәсендә оештырылган мондый чара белән кешелек дөньясын климат үзгәрешләре мәсьәләсенә игътибар итәргә чакыра.

XS
SM
MD
LG